Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Әниләр ул — яшәү чыганагы

Әниләр көне уңаеннан Кышлау авылы китапханәсендә озак еллар күмәк хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан терлекчеләребезне һәм бүгенгесе көндә уллары махсус хәрби операциядә булган егетләребезнең әниләрен бәйрәм өстәле артына чакырдык. Бәйрәм матур җырлар, кызыклы уеннар, уен-көлке, биюләр белән бик күңелле итеп сизелмичә дә үтеп китте.