Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре берлектә китап укучылар белән «Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә» дигән чара үткәрде. Әңгәмәдә төрле милләт халыкларының көнкүреше, киемнәре, гореф- гадәтләре турында сөйләшеп балалар белән бәйрәмгә багышлап открыткалар ясадылар.