АВТОРДАН КИТАПХАНӘГӘ БҮЛӘК
📕Китапханәбезнең олы хөрмәткә лаек якын дусты, “Бәллүр каләм” иясе, Бөтенроссия “Татар рухы һәм каләм” бәйгесе җиңүчесе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, “Күңел чыңы” район иҗат берләшмәсе җитәкчесе Мингатина Сүрия Мәхмүт кызы үзенең яңа гына басылып чыккан “Эзләми табылганым” исемле тәүге китабын бүләк итте.
📚Китапта авторның соңгы елларда иҗат иткән, уйландыра, дулкынландыра, кабат-кабат укырга мәҗбүр итә торган шигырьләре туплап бирелә.
📕Бүләк ителгән басма китапханәбез киштәсендә лаеклы урын алып, һичшиксез үз укучысын бик тиз табар һәм укучыларыбыз тарафыннан җылы кабул ителер.
📚Бәяләп бетергесез зур хезмәт куйган хөрмәтле Сүрия апага барлык әдәбият сөюче укучыларыбыз һәм китапханәчеләр исеменнән олы рәхмәтләребезне юллыйбыз🙏🏻Сүрия апага яңадан-яңа иҗади уңышлар юлдаш булсын, киләчәктә дә каләме карасы кипмәсен, илһам чишмәсе саекмасын дигән теләктә калабыз❤️
📍📍Яңа китап белән танышырга укучыларыбызны китапханәбездә көтеп калабыз!😊
