Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Автордан китапханәгә бүләк

📕Шушы көннәрдә үзәк китапханәбез тагын бер басмага баеды – актив китап укучыларыбызның берсе Габделбәр Габдрахман улы Каюмов үзенең яңа гына басылып чыккан “Ата-ана нигезе ” исемле тәүге шигырьләр китабын бүләк итте.
📗Әлеге җыентыкта кечкенәдән үк әтисез үги калып үскән Габделбәр абыйның ачы сагышы да, туган ягын ярату да, әни һәм әбисенә мәдхия, туганнарына, гомер буе бер сулышта булып, тормышның ачысын да, төчесен дә бергә җиңеп, пар аккошлар кебек яшәгән тормыш иптәше Гөлфизәсенә мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре белән сугарылган шигырьләре урын алган. Тезмә әсәрләрдә шулай ук балалар, оныклар белән горурлану, авылдашларының хезмәтенә соклану билгеләре дә күрсәтелгән.
📕 Бәяләп бетергесез зур хезмәт куйган Габделбәр абыйга барлык әдәбият сөюче укучыларыбыз һәм китапханәчеләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Авторга яңадан-яңа иҗади уңышлар, исәнлек-саулык, бәрәкәтле, озын гомер телибез!
📗Китап белән танышырга укучыларыбызны китапханәбездә көтеп калабыз!