Халкым мирасы
15 октябрь көнне Кышлау авылы китапханәсендә өлкәннәребезнең буш вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрү максатыннан «Халкым мирасы» дип аталган әдәби тематик кичә үткәрдек. Кичә халык авыз иҗатына багышланды. Өлкәннәребез хәтер сандыгын барлап, яшьлек хатирәләрен яңартып уен такмакларын, тизәйткеч, такмаза, санамышларны искә төшерделәр. Шулай ук халык авыз иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә өлкәннәребез өчен мавыктыргыч һәм кызыклы булса, без үз чиратыбызда киләчәктә куллану өчен күп мәгълүмат тупладык.





