Йортларга – китап нуры
🍁🍂Әтнә үзәк китапханәсе «Йортларга – китап нуры» акциясенә кушылып өлкән яшьтәге укучыларның өйләрендә булды. Китапханәчеләребез өлкәннәрнең хәлен белешеп, укучылар яратып укыган китаплар, газет-журналларның яңа саннары белән таныштырып, күзәтү ясап, ошаган китапларны укырга биреп калдырдылар. Бу юнәлеш китапханәгә йөри алмаучы әби-бабайларга китапханә турында мәгълүмат алырга, уку һәм аралашу аша социаль элемтәләр сакларга ярдәм итә🍂📚







