Язлар яши сезнең күңелдә
🍁Үзәк китапханәбезнең уку залында өлкәннәр көненә багышланган “Язлар яши сезнең күңелдә” исеме астында җанлы аралашу кичәсе узды. Очрашуга күп еллар китапханә системасында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран – өлкәннәр чакырылды.
🍁Чараны яңа бина буенча экскурсиядән башладык. Табын артында өлкәннәр китапханәнең бүгенге эшчәнлеге белән кызыксынды, хезмәттәшләре белән сөйләште, алмашка килгән яшьләр белән аралашты, үзләре эшләгән чорларны искә төшереп, хатирәләр яңартты. Ветераннар үзгәрешләргә, китапханә эшчәнлегенә күзәтү ясап, хәзерге эшләү шартлары белән элеккеләрен чагыштырдылар. Һәр китапханәче үз эшчәнлеге турында, тормышы, эштә булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты. Китапханә җитәкчесе Алсу Камил кызы очрашуга килүчеләргә үзенең җылы теләкләрен һәм котлау сүзләрен җиткерде. Чара Әтнә мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында матур җырлар, шигырьләр белән аралаштырып алып барылды.









