Матбугат — сезнең өчен
🌞 Саф һавада уку файдалы гына түгел, ә бик күңелле һәм мавыктыргыч та. Бүген «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында китапханә хезмәткәрләре райондашларыбызны «Матбугат — сезнең өчен» дип аталган газета-журнал күргәзмәсе белән таныштырдылар.
📰🗞 Әлеге күргәзмәдә яңа гына килгән журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр турында сөйләнде. Ә балалар өчен китап кыстыргычы ясау буенча осталык дәресе уздырылды.















