Мин туганмын сугыш беткән елны
5 сентябрь — танылган шагыйрә, тәрҗемәче, якташыбыз Фирая Гали кызы Зыятдинованың тууына 80 ел. Шул уңайдан С. Хәким исемендәге Күлле-Киме төп мәктәбе укучылары өчен Күлле — Киме китапханәчесе әдәби-музыкаль кичә уздырды.Кичәдә аның шигырьләре сөйләнде, шигырьләренә язылган җырлары җырланды. Китапларыннан, фотоларыннан күргәзмә дә куелды. Яңа Шашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Корбанованың шагыйрә турындагы истәлекләр белән уртаклашуы кичәгә ямь өстәде.






