Мин кояшка елмаям
5 сентябрь – якташыбыз шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Зыятдинованың тууына 80 ел. (1945–2006).
Шушы уңайдан үзәк балалар китапханәсендә балалар өчен «Мин кояшка елмаям» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Укучылар шагыйрәбезнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Аның матур-матур шигырьләрен укыдылар.
Фирая Гали кызы 1945 елның 5 сентябрендә Әтнә районы Мамыш авылында туа. 1963 елда, колхозда эшләвеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый, шул ук елда Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә кабул ителә. 1968 елда университетны тәмамлагач, бер ел мәктәптә укыта, аннары Татарстан китап нәшриятына эшкә урнаша. Шунда утыз елдан артык мөхәррир булып эшли.
Фирая Зыятдинованың беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында ук республиканың үзәк газета-журналларында басыла башлый. 1968 елда бер бәйләм лирик шигырьләре яшь авторларның күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар» китабына урнаштырыла.
Шагыйрәнең балаларга атап язган шигырь китаплары һәм басмада дөнья күргән тәрҗемә хезмәтләре дә бар. Аның фәнни-документаль, әдәби-публицистик, шулай ук әдәби тәрҗемәләре күп кенә күмәк җыентыкларда урын ала, аерым китаплар булып та чыга.
Фирая Зыятдинова – лирик шагыйрә. Аның төп темалары – яшьлек мәхәббәте, кеше күңеленең матурлыгын, сафлыгын, табигать белән бердәмлеген данлау, яшәүнең кадерен белү, нинди очракта да аның бәхет икәнлеген тою. Шигырьләре хискә, кичерешләргә бай. Шунлыктан аларның бик күбе көйгә салынган.


