Триколор төсләреннән беләзек
22 август-Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан Күлле — Киме авылы китапханәчесе осталык дәресе үткәрде. Триколор безнең өчен милли бердәмлек һәм горурлык символы булып тора. Осталык дәресе Россия Дәүләт флагының әһәмияте, аның тарихы һәм һәркайсының өч төснең символикасы турында сөйләүдән башланды. Чарада катнашучылар тагын бер кат искә төшерделәр: ак төс дөньяны чагылдыра, зәңгәр — тугрылыкны, ә кызыл — Ватанга карата батырлык һәм мәхәббәт.




