«Китаплы җәй»
Түбән Бәрәскә авыл китапханәсе бөтендөнья китап сөючеләр көненә «Китаплы җәй» исеме астында әдәби сәгать үткәрде.Чарада балалар китап яңалыкларына күзәтү ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар чишеп, китаплар өчен кыстыргычлар ясау буенча осталык дәресендә катнаштылар. Шулай ук “Китап сөючеләр илендә” китап күргәзмәсе белән таныштылар.










