«Сабантуй»
Ташчишмә авылы китапханәсе каршында эшләп килүче «Сәйлән» берләшмәсенә йөрүчеләр өчен сабантуй бәйрәме оештырылды. Барлык катнашучылар да олы яшьтә булуга карамастан, бик актив булдылар. Кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, таяк тартыштылар. Хәтта аркан тартышып та көч сынаштылар. Шулай ук төрле тәм-томнар белән дә сыйландылар.





