Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Тере хәтер»

1941 елның 22 июне — Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе, Бөек ватан сугышы башлану көне. Яшәеш безне ул көннән — 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.
Бу датаны билгеләп Кышлау авылы китапханәсендә тарихи мәгълүмат сәгате үтте, шулай ук китап укучылар «Тере хәтер» дигән күргәзмә белән таныштылар.