«Тукай әкиятләренә сәяхәт»
Бүген 25 нче апрель көнне Күшәр авыл китапханәчесе Галимҗанова Гөлүсә үзенең күчмә китапханәсе белән Күшәр «Кояшкай» балалар бакчасында булды. Иң беренче ул халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай китапларыннан торган күргәзмә тәкъдим итте, ә аннан соң «Тукай әкиятләренә сәяхәт» ясадык. Чарада Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында бала күңеленә үтеп керердәй шул кадәр матур итеп сөйләнде, балалар да үз белгәннәре белән уртаклашты. Тукайның әкиятләрен тану, кычкырып укулар оештырылды. Ә ахырдан балалар китаплар белән һәр кайсы кулларына алып танышып чыкты.