Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Тукай яши безнең йөрәкләрдә»

Күшәр авыл китапханәсендә 24 апрель көнне татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай яши безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби чара узды. Чарага килүчеләрне китапханәче иң беренче чиратта «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Шагыйрнең тормыш һшм иҗат юлын укучылар хәтерен яңарту өчен шагыйрь турында сөйләде. Ә аннан Тукай шигырьләрен укуга күчтеләр. Шунысы сөендерә — укучылар Тукайны укый.