«Шигырьләрем аша аңларсыз…»
Бүген янәдән китапханәбездә яшь шагыйрә, журналист Гөлинә Шәйхи һәм татар эстрадасының яшь җырчысы, күпсанлы милли премияләр лауреаты Зәринә Хәсәншина белән җанлы очрашу узды.
Тамашачылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Кунагыбыз шигърият сөючеләргә үзенең мәгънәле, эчкерсез, күңелгә үтеп керерлек шигырьләрен бүләк итте. Зәринә Хәсәншинаның моңлы җырлары һәр кешенең йөрәк түренә үтеп керде.
Кичәбезгә килгән “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”нең “Журналистика” берләшмәсенә йөрүче укучылар кунакларга үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр, теләкләрен җиткерделәр.
Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр дип ышанып калабыз!❤ Очрашуга килгән өчен кунакларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез, исәнлек-саулык телибез, иҗат чишмәгез һәрвакыт ургылып аксын, киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!






















