«Батырлык кайтавазы» районкүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе
❗Хөрмәтле укучылар, райондашлар❗
🎖🎗Ватанны саклаучылар елы, Бөек Жиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Батырлык кайтавазы” районкүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе игълан итәбез✅
📍Бәйгедә катнашу өчен Әтнә районы халкы чакырыла.
Барлык катнашучылар өчен тигез шартлар тудыру максатыннан, бәйге берничә яшь үзенчәлегендә үткәрелә:
🔹10-14 яшьтәгеләр;
🔸15-25 яшьтәгеләр;
🔹26-35 яшьтәгеләр;
🔸36 яшьтән өлкәнрәкләр.
📌Бәйге әдәби уку юнәлешендә уздырыла.
📌Һәр авыл китапханәсе үзендә иҗади шигырь укучылар бәйгесен уздыра һәм җиңүчеләрне Әтнә үзәк китапханәсендә узачак бәйгегә тәкъдим итә.
🔎Бәйгедә Бөек Ватан сугышына, Ватанны саклаучыларга, патриотизм темасына багышланган шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укыла. Шул исәптән:
🔺фронтовик шагыйрьләр иҗаты,
🔺хәзерге заман авторларының Бөек Ватан сугышы һәм Җиңү, ватанпәрвәрлек темасына язылган шигырьләре, әсәрләре,
🔺якташ язучыларыбызның Бөек Ватан сугышы темасына багышланган шигырьләре, әсәрләре,
🔺катнашучы үзе иҗат иткән шигырьләр, әсәрләр.
🗓Бәйге 2025 елның апрель аеның икенче яртысында үткәрелә. Төгәл көнен үзәк китапханәнең ВК социаль челтәр битеннән яисә китапханәчеләр аша белеп булачак☑️
Катнашучы бәйгегә бер чыгыш тәкъдим итә ала❗
Конкурста катнашу өчен 2025 елның 10 апреленә кадәр atbib@mail.ru электрон адресы буенча гариза бирергә, яисә үз авылыгыз китапханәчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк✅
Тулырак нигезләмә белән таныша аласыз.


