«Георгий тасмасы – Җиңү билгесе»
Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Бәрәскә авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Мирас” клубына йөрүче өлкәннәребез өчен “Канзаши” техникасы кулланып “Георгий тасмасы – Җиңү билгесе” дип исемләнгән осталык дәресе үткәрделәр 🎗️Георгий тасмасы – миллионлаган кешеләр өчен хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан, ветераннарга карата хөрмәтебезне белдерү, яу кырында ятып калганнарга хөрмәт күрсәтү, фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт белдерү символы🎖️
Әлеге чарада ветераннарыбыз Георгий тасмасының тарихы, аны тагу кагыйдәләре белән таныштылар, үз куллары белән атлас тасмадан декоратив элемент кертеп күкрәк билгесе ясау серләренә төшенделәр.
















