Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Әхлак тәрбиясе — күңел хәзинәсе»

Агымдагы ай ислам дөньясында изге Рамазан ае буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 13 март көнне Әтнә үзәк балалар китапханәсендә «Әхлак тәрбиясе — күңел хәзинәсе» дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуга Әтнә үзәк мәчетенең имам мөхтәсибе Наил хәзрәт һәм мөслимә кардәшләребез Гөлназ ханым белән Ләйсән ханым кунак итеп чакырылдылар.

Кичәдә кунакларыбызның бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак тәрбиясенә кагылышлы хезмәтләренә, китапларына таянып яхшы сүзнең тәэсир көченең зурлыгына төшендерү, изге гамәлгә тиң булуын күрсәтү, әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьле, дусларга-туганнарга игътибарлы, ярдәмчел булу — кыскасы, әхлак сыйфатлары турындагы гаять эчтәлекле чыгышларын укучылар йотлыгып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.

Ахырдан кунакларыбыз укучыларга истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар.