Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Туган телемдә сөйлим»

Туган тел — ул тулы бер дөнья,халыкның тере хәтере, аның җаны, байлыгы. 21 февраль — Халыкара туган тел көне! Шул уңайдан Кышлау авылы китапханәсендә «Туган телемдә сөйлим» дигән чара узды. Катнашучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды, бәйрәм тарихы белән таныштырылды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәбез кунагы, ветеран — укытучы, Зиганшина Венера Котдус кызы үзенең иҗат иткән шигырьләрен сөйләде.