Китапханәбездә осталык дәресе
23 нче февраль илебез тарихында бик тә истәлекле төп бәйрәмнәрнең берсе — Ватанны саклаучылар көне.
Ватанпәрвәрлек, ил сакчыларына карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан оештырылган чарада китапханәбезнең яшь китап укучылары бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, әтиләренә бүләкләр ясадылар.
Язның тәүге бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көненә дә кабатланмас бүләкләрен әзерләделәр чарабызда катнашучылар.


















