15 февраль — Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн
Быел совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгы.15 февраль — Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. 1989 елның 15 нче февралендә Әфганстаннан соңгы Совет солдаты чыгарылды. Һәм бу көн Әфганчылар көне дип билгеләп үтелә башлады. Бахтияр авылыннан 3 егетебез шушы утлы таулар арасында интернационал бурычларын намус белән үтәп кайттылар. Бик кызганыч,арабызда Фаил Солтан улы күптән юк инде. Шушы уңайдан Бахтияр клубы Мәңгәр китапханәсе белән берлектә авылдашыбыз, Әфганстанның хәрби хәрәкәтләр ветераны Хәбибуллин Илнур Илсур улы белән эчтәлекле очрашу үткәрдек. Ибраһимов Илгиз, Борханов Фаил турында сөйләдек.

