Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Әхлак – яшәеш нигезе»

“Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” — дигән галим һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин. Дөрестән дә,балага дөрес тәрбия бирү, аны әхлаклы, миһербанлы, намуслы , тәрбияле шәхес итү-һәр ата-ананың һәм укытучыларның изге бурычы.
Бары тик тәрбияле бала гына бертуктаусыз үзгәреп торучы, зур тизлек белән алга үсеш алган җәмгыятьтә үз урынын таба алыр, төрле юлларда адашып, югалып калмас. Нәкъ менә шул хакта бүген китапханәбездә Олы Әтнә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән әңгәмә алып барылды. Әтнә районы мөхтәсибәте җирле мөселман дини оешмасы имам мөхтәсибе Наил Илдүс улы Сәгъдиев һәм Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган, районыбызның баш абыстае, мөслимәләр җитәкчесе Хәйруллина Хәлимә Габделкаюм кызы балаларны әхлаклелек, игелеклелек, мәрхәмәтлелек, намуслык, әдәплелек, сабырлык кебек төшенчәләр белән таныштырдылар.
Чарабызны дәвам итеп укучыларга дисбе (тәсбих) ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Күңел җылысы салып эшләнгән дисбе кадерле ядкарь булып буыннан-буынга тапшырылып килер. Килгән кунаклар бу эшне бик яратып башкардылар. Һәрберебезнең күңелендә җылы, якты нур калдырды бу матур очрашу.