«ХОЛОКОСТ КОРБАННАРЫ ОНЫТЫЛМАСЫН!»
15-31 гыйнвардан Россиядә Холокост корбаннарын искә алу атналыгы уза, ул 27 гыйнварга – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә, Освенцим концлагерь тоткыннарын азат итү датасына багышланган.
Холокост фаҗигасе, фашизмның күпсанлы корбаннары, фашистларның җинаятьләре һәм яһүд халкын кыру, шулай ук башка милләт вәкилләрен юк итү буенча алып барылган вәзгыять хакында якыннан таныштыру максатыннан Күәм авылы китапханәсендә «Холокост корбаннары онытылмасын!» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында укучыларга «Холокост: хәтер һәм кисәтү» дигән күргәзмә дә тәкъдим ителде.

