Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Яңа ел шәмнәре» осталык дәресе

🎄✨Яңа ел алдыннан һәр бала могҗиза, бәйрәм һәм бүләкләр көтә. Балаларга бу әкияти атмосфераны тою мөһим. Шуны истә тотып үзәк китапханә хезмәткәрләре Яңа Кенәр авылындагы махсус интернат мәктәбе укучылары өчен “Яңа ел шәмнәре” ясау буенча осталык дәресе үткәрделәр. Китапханәчеләр шәмнәр ясау ысуллары турында сөйләп, укучыларга үз куллары белән табигый балавыздан уникаль шәмнәр ясарга ярдәм иттеләр. Үз кулларың белән ясалган шәмнәр өйне бизәү өчен дә, якыннарыңа һәм дусларыңа бүләк итү өчен дә бик матур эшләнмә.
❄️✨Балалар өчен бик таныш булган Яңа ел сюрпризы булып ерак яклардан көтеп алынган Кар кызы самими балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр белән сөендерде. Тылсымлы бизәкләргә бай Яңа ел бәйрәменең онытылмас мизгелләре балаларның күңелендә озак сакланыр дип өметләнеп калабыз❤️