«Чыршы ясау» осталык дәресе
🎄❄️⛄️Тылсымлы бәйрәм алдыннан китапханәбездә актив китап укучы балалар белән чираттагы осталык дәресе.
🎄❄️⛄Китапханәче балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, дөньяның төрле илләрендә Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре, яңа ел чыршысының барлыкка килү тарихы һәм, әлбәттә инде, бүләкләр таратучы киң күңелле Кыш Бабай турында сөйләде. Барлык укучылар безнең белән бергә бәйрәмнең тылсымлы дөньясында булдылар🎅🏼






