Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Яңа ел осталык дәресләре старт алды

🎄Күңелле Яңа ел мәшәкатьләренең берсе – чыршы уенчыклары ясау. Үзәк китапханәбездә нәкъ шушындый уенчыклар ясау буенча осталык дәресе үтте.
🎄Бүгенге кичәбез кунаклары – махсус хәрби операциядә катнашучыларыбызның балалары. Алар үз куллары белән фоамираннан чыршы уенчыклары ясарга өйрәнделәр, әлеге уенчыкның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Һәрберсенең Яңа ел чыршысына эләрлек яисә туганнарына һәм якыннарына бүләк итәрлек матур, оригиналь Яңа ел уенчыгы барлыкка килде.
🎄Бәйрәмдә кинәт пәйда булган әкият геройлары – Убырлы карчыклар сихри маҗаралар дөньясына алып кереп һәммәбезнең күңелен күтәрде.Җылы, дустанә атмосфера һәм уртак хезмәт һәркемгә бәйрәмнең якынлашуын тоярга ярдәм итте💥