Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«ГЕРОЙЛАРЫБЫЗ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ»

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Укучыларны әлеге билгеле дата белән якыннанрак таныштыру һәм үз Ватаныңның үткәненә, аның курку белмәс батырларына хөрмәт һәм патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан, Күәм авылы китапаханәчесе тарафыннан Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Геройларыбыз белән горурланабыз» дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды. Укучылар белән Ватан хакына каһарманлыклар кылган батырларыбыз турында әңгәмә кордык, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Яшь буын өчен Ватанга бирелгәнлек, туган илгә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып торучы авылдаш егетләребез турында да сөйләштек. Чара презентация белән үрелеп барылды.