«Сихри Яңа ел»
❄Тиздән һәрбер кеше зарыгып көткән, иң серле, могҗизаларга бай бәйрәмнәрнең берсе Яңа ел җитә!🎄Без аны барыбыз да түземсезләнеп, аңардан нинди дә булса могҗиза, тылсым, гаҗәеп үзгәрешләр өмет итеп көтәбез😊
❄Бу иң сихри һәм тылсымлы бәйрәм алдыннан үзәк китапханәбезнең уку залына үзебезнең даими китап укучы әниләребез балалары белән бергә Яңа ел бәйрәменең төп символы – чыршы ясау буенча осталык дәресенә җыелды. Алар үз куллары белән кечкенә генә кышкы могҗиза тудырдылар. Эш барышында бик күп файдалы һәм кызыклы мизгелләр булды.
❄Китапханәчебез Сәмигуллина Зөһрә Раил кызы төрле илләрдә Яңа елны ничек каршы алулары һәм елан елының безгә нинди яңалыклар алып киләчәге хакында сөйләп узды.
❄Чарабызга Кар кызы да килде, ул балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, бүләкләре – татлы күчтәнәчләре белән шатландырды. Ә балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: Яңа ел бәйрәме, кыш фасылы турында шигырьләр сөйләделәр, истәлеккә Кар кызы белән фоторәсемгә дә төштеләр. Тылсымлы бизәкләргә бай Яңа ел бәйрәменең онытылмас мизгелләре балаларның күңелендә озак сакланыр🌟🎄






















