Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Геройларга багышлана

Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Күңгәр авылы китапханәчесе укучыларны, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы авылыбыз егетләре хөрмәтенә багышланган күргәзмә белән таныштырды, бу көн тарихы турында әңгәмә үткәрде. Укучылар патриотик шигырьләр укыдылар.