Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Яратуымны бүләк итәм»

Инвалидлар декадасы уңаеннан, Ташчишмә авылы китапханәчесе Яңа Кенәр интернат мәктәбенең сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар янына барды. «Яратуымны бүләк итәм» исемле осталык дәресе үткәрде. Балалар бергәләшеп көгазьдән төрле зурлыктагы йөрәкләр ясап, зур йөрәккә чәчәкләр ясадылар, бизәделәр. Алар шулкадәр тырышып эшләделәр, бик матур аппликация килеп чыкты. Аны кемдер әти-әнисенә, кайсыдыр әби- бабайсына бүләк итәргә булды. Кемгә генә бүләк итсәләр дә аларның күңелендә яратуга урын бар. Алар бик тырышлар һәм ачык күңеллеләр. «Без дә аларның күңеленә юл тапкан булсак, аз булса да шатландыра алган булсак, максатыбызга ирешкән булырбыз»,- ди китапханәчебез Нәзирә Габдрахманова.