«Ә син Конституциябезне беләсеңме?»
🇷🇺🇷🇺🇷🇺 Ел саен 12 декабрьдә ил күләмендә Россия Федерациясе Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Һәр гражданин өчен мөһим булган әлеге дәүләт бәйрәме уңаеннан китапханә хезмәткәрләре китап сөюче яшьләребезгә «Ә син Конституциябезне беләсеңме?» дип исемләнгән мавыктыргыч викторина үткәрделәр. Яшүсмерләр белән хокук, илнең төп документы – Конституциянең төп законнары турында сүз алып барылды. Катнашучылар Россия Конституциясенең төп нигезләмәләрен, анда беркетелгән хокукларны, сәяси терминнарны искә төшерделәр, Конституциягә багышланган төрле сорауларга җавап бирделәр, дәүләт хакимияте төзелеше, Россия субъектларының вәкаләтләре белән таныштылар, хокукый белемнәрен арттырдылар. Викторина җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр бирелде🇷🇺🇷🇺🇷🇺


