9 декабрь — Ватан Геройлары көне
9 декабрь — Ватан Геройлары көне. Бу бәйрәм Россиянең барлык халкы өчен бик мөһим, чөнки ул Россия армиясенең хәрби батырлыклары һәм геройлары тарихын аны төзегән көннән алып хәзерге вакытка кадәр берләштерә. Кышлау авылы китапханәсендә китап укучылар өчен бу көн тарихы турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук алар батырлык, каһарманлык, халыкара террорчылык оешмалары белән каршылыкта актив гражданлык позицияләре күрсәткән якташларга багышланган күргәзмә белән таныштылар.
