Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Изгелек жирдә ятмый

2 нче декабрь көнне Әтнә район мәдәният йорты һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре Арча районында урнашкан «Арча картлар һәм инвалидлар интернат йорты»нда тәрбиячләнүче өлкәннәребез өчен, йөрәк җылысы белән сугарылган концерт куйдылар. Матур җырлар, дәртле биюләр, гармун моңнары өлкәннәрнең күңелләрен күтәрде, чын бәйрәм төсмере бирде.
Җырга, моңга сусаган ак әбиләр, олы хөрмәткә лаек бабайлар рәхәтләнеп ял иттеләр, үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Өлкәннәребез бик кәнагать калып, рәхмәт әйтеп саубуллаштылар.