Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Күңел чыңы

📚Китапханәдә талантлы каләм осталары белән очрашу– ул һәрвакыт үзе бер бәйрәм. Комыргуҗа авылы китапханәчесе Ания Рәкыйп кызы Шиһабетдин Мәрҗани музеенда районыбызда эшләп килүче “Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе шагыйрьләре белән очрашу оештырды. Әлеге бик матур очрашуда без дә булып кайттык.
📚Очрашу бик җылы, ихласлыгы белән аерылып торды. Чарада «Күңел чыңы» җитәкчесе Сүрия апа Мингатина үзләренең эшчәнлекләре, бүгенгәчә яулаган уңышлары хакында сөйләп үтте. Каләм осталары үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, шигьрият дөньясының серләрен ачтылар.Очрашу җылы һәм рәхәт дулкында үтте.