Мин яратам сине, Татарстан
29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт флагына утыз өч ел тула.
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе сыйфатында Татарстанның заманча флагын кабул итте. Шул уңайдан Кышлау авылы китапханәсендә «Мин яратам сине Татарстан» дигән китап күргәзмәсе куелды һәм «Безнең республика флагы» дигән әңгәмә үткәрдек. Үткәрелгән чарада Татарстан флагының тарихы, ничә төсле тукымадан торуы һәм ул төсләрнең нәрсә аңлатканын сөйләштек . Шулай ук балалар төсле кәгазьләрдән ябыштырып Татарстан флагын ясадылар.
Флагның авторы — Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.



