Китап иле — серле дөнья
🔰 Бүген китапханә хезмәткәрләре Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Китап иле — серле дөнья» исемле очрашу уздырды.
📍Китапханәчеләребез укучыларны китапханә эшчәнлеге, Әтнә үзәк китапханәсе тарихы һәм аның бүгенгесе белән таныштырды. Мәктәп укучылары өчен газета-журналларга күзәтү үткәрелде.Чара электрон презентация белән үрелеп барды. Балаларны китапханәбез укучылары рәтенә алдык.
📗 Чара барышында балалар рус һәм татар телендәге мәкальләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Яшь дусларыбыз үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җавап алдылар.






