Һәрбер күңел очрашулар көтә…
📌Бүген, 12 ноябрь көнне, китапханәбездә Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылында яшәп иҗат итүче, үзенең “Син бит чегән кызы”, “Ә кулыңда синең сирень иде”, “Кыз баланың күз яшеннән саклан!”, “Бүре үзәне” повестьлары аша таныш булган, ачык йөзле, киң күңелле, гаҗәеп талант иясе – Әлфирә Кадыйрова-Гайфетдинова белән искиткеч җылы, җанга рәхәт очрашу үтте📌
Әлфирә ханым әсәрләрен артык катлауландырмыйча, гади тел белән яза, менә шул гадилеге белән ул меңнәрчә укучы йөрәгенә юл яра да инде. Меңнәрчә кеше аның китапларын сатып ала, китап геройлары язмышларына ияреп, алар өчен яна, көя. Аның китапларын Англия, Швеция, Германия, Грециядә яшәүче татарлар да укый.
Кичәгә районыбызның әдәбият сөюче, татар теленә, мәдәниятенә, әхлак темаларына битараф булмаган, язучының һәр әсәрен яратып укучы тугры китап укучылар, иҗат әһелләре, район һәм мәктәп китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды.
Автор үзенең иҗатына, китапларны язу тарихына тукталды, геройларының үзенчәлекле язмышлары белән таныштырып үтте. Шулай ук кунагыбыз әдәбият мәсьәләләреннән алып, гаилә хәлләренә бәйле сорауларга кадәр авырыксынмыйча, бер нәрсәне дә яшермичә тәфсилле җаваплар бирүе белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
Очрашу “Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе җитәкчесе шигъри җанлы журналист Сүрия апа Мингатина шигырьләре, танылган җырчы һәм композитор, Татарстанның атказанган артисты Риваль Хисмәтуллин башкаруында моңлы җырлар белән чиратлашып барды.
Әдәбият сөюче кунакларыбызга, Әлфирә ханымга очрашуга килгәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, зур уңышлар телибез, иҗат чишмәләрегез һәрвакытта ургылып аксын, укучыларыгызны киләчәктә дә яңадан-яңа әсәрләрегез белән сөендереп торырга язсын. Алдагы көннәрдә дә шундый җанны җылытырдай матур очрашулар ешрак булсын иде😊








