Көзге муллык
31 октябрь көнне Олы Мәнгәр авылы китапханәсендә «Асылташ» группасы белән кояшлы жәйне, бай көзне искә алып «Көзге муллык» дигән бик куңелле очрашу булып узды. «Жәй банкаларда» дигән кургәзмәбез бакчачыларыбызның үстергән бакча хәзинәләреннән иде. Алар узләренең бакчачылык серләре белән уртаклаштылар. «Асылташлар» яшелчәләрдән, җиләк — җимешләрдән ясалган ризыкларга дигустация ясап, рецептлар белән уртаклаштылар. Хәзинәләрдән өстәлебезне бизәгән бәлешләр дә бик тәмле булган иде. Китапханәче Гөлшат Гарифҗанова «Табигать хәзинәсе» дигән презентация әзерләп күрсәтте. Ветераннар Советы председателе Закирова Хәлимә апа алдагы планнар белән таныштырды. Алсу Марданованың үзе язган шигырьләре кичәбезне тагын да бизәде.







