Тамчы шоу
Октябрьнең соңгы дүшәмбесе мәктәп китапханәләре көне. Шул уңайдан Күңгәр авылы китапханәсе тарафыннан 9, 11 сыйныф укучылары белән «Тамчы шоу» уен- викторина оештырылды. Укучылар ике командага буленеп көч сынаштылар. Видео — презентация ярдәмендә китаплар, аларның барлыкка килү тарихы, төрләре турында мәгълүмат бирелде.



