Кабак бәйрәме
Чишмәле Сап авылы клубында китапханә белән берлектә бик матур бәйрәм, кабак бәйрәме узды. Кабактан төрле эшләнмәләр, кабактан пешерелгән ризыклар белән тулыландырылган күргәзмә куелды. Килгән тамашачы төрле конкурсларда катнашты: «Персонажны таны», «Нинди варенье», » Бию конкурсы». Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.





