1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне❤🍂🍁
Бу бәйрәмнең дөньяның яшел күлмәген салып, көзгә кереп барган чагында үткәрелүенең үзенә күрә бер сере бар: айлар буе чәчәк – гөлләргә күмелеп, җәй җылысында хозурланган көннәр артта калды. Алар урынына тулышып пешкән җиләк-җимешләре, өлгергән икмәге, амбар тулы нигъмәтләре белән көз килде.
Нәкъ кеше гомере кебек: аның да яшәреп-яшьнәп йөргән вакытларын акыл җыеп, бай яшәү тәҗрибәсе туплар еллары алыштыра. Өлкәннәр көне дә менә шундыйрак чорга туры килә.
Үзәк китапханәбездә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Әтнә сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Шигапова Гөлназ Ильяс кызы белән берлектә рәсем ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Китапханәбезне якын күрүче, иң актив китап укучыларыбызы “Көзге чәчәкләр” темасына рәсем ясадылар. Җылы, матур әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте.
Өлкәннәребез хөрмәтенә оештырылган кичә бик җылы, истәлекле узды. Кунакларыбыз бәйрәм чарасыннан бик канәгать булып, кабат очрашулар язсын иде, дигән теләктә калдылар.

















