Сөмбелә бәйрәме
21 сентябрь көнне Күлле — Киме авылындагы «Чулпан» балалар бакчасында «Сөмбелә бәйрәме» уздырылды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар бүләк иттеләр. Күңелле уеннар уйнадык. Балалар белән бергәләп, бездә рәхәтләнеп ял иттек. Балачак илендә булдык. Ә анда шундый да рәхәт икән. Ә без балалар һәм бакча апалары белән яңа очрашулар көтеп калабыз. Бакча апаларына үзебезнең рәхмәтебезне дә җиткерәбез.



