Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Татарстан – минем Ватаным

30 август – Татарстан Республикасы көне. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Күәм авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен туган якны өйрәнү сәгате узды. Чара барышында балалар күпмилләтле республикабызның тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, республикабызның символларына, аның истәлекле урыннарына, милли традицияләренә кагылышлы сорауларга җаваплар таптылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Катнашучылар өчен осталык дәресе дә үткәрелде. Әлеге матур бәйрәмнең бизәге итеп балалар «Республикабыз флагы»н ясадылар.