Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Халкым иҗаты

Борын-борын заманнарда безнең  бабаларыбыз да балачакта матур-матур уеннар уйнап үскәннәр. Уеннар һәрвакыт халыкның үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. Әмма уеннар тормыш вакыйгаларын гына кабатламый, алай гына булса, уенның бер кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, җырлар кебек үк, буыннан — буынга күчә–күчә шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр өстәлгән. Шулай итеп уен мавыктыргыч, кызыклы булып киткән.

6 август көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре янәдән «Чулпан» сәламәтләндерү һәм ял лагерендә кунакта булдылар. Балалар белән бергәләшеп татар халык уеннарны уйнап, табышмаклар әйтешеп, викторина сорауларына җаваплар эзләп балаларга күңелле ял бүләк иттеләр.