Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Балачак бәйрәме

👭✨👬1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ
🎉✨Балалар-тормышыбызның яме, бар мәгънәсе, илһам чыганагы,аны матурлыкка күмүчеләр.Сез-безнең киләчәгебез, якты өметебез!
🌺✨Балачак-кеше тормышында гаҗәеп матур, еллар узгач та онытылмый торган, хыялларга гаять бай, иң бәхетле һәм мәшәкатьсез гүзәл чор. Күңелдә җылы хисләр генә калдыра торган вакыт ул.

Әлеге матур бәйрәм уңаеннан «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында күп кенә матур чаралар үтте. Китапханәчеләребез дә «Балачак бәйрәме»ндә актив катнаштылар.
✨🎉Җир йөзендәге барлык балаларны җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм — Балаларны яклау көне белән котлыйбыз. Барыгызга да күңелле, бәхетле балачак һәм матур киләчәк телибез!🎈