Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Бирнә җыю

Бәйрәмгә бирнә җыярга
Кузгалдык әле бергә.
Бүләкләрнең иң затлысы –
Сабантуй батырына.
2 июнь көнне Ташчишмә авылында сабантуйга «Бирнә җыю» булды. Клуб мөдире Илсия бу эшне ел да матур итеп башкара. Булышучы егетләре, кызлары да милли киемнәрдән бәйрәмне тагын да ямьләндерәләр. Ә балалар… Төрле төсле матур күлмәкләр кигән балалардан күзләр камаша. Иң актив кешеләр — алар. Мәйданның башыннан ахырына кадәр йөгереп йөрделәр. Артларыннан куып җитәм димә. Чөнки аларны һәр капка төбендә тәмле конфетлар көтә шул. Апалар да бер дә җәлләмәгәннәр, конфетны табакка тутырып әзерләгәннәр. Шуңа да балалар өчен иң күңелле бәйрәм шул ул.
Инде алда сабан туйлары. Аларын да исән-имин уздырып җибәрергә насыйп булсын иде!