Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

«Гаиләм – бәхет ачкычы» очрашу кичәсе

2024 ел – Гаилә елы, 15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан, районыбыз китапханәләре арасында 13 майдан 18 майга кадәр ”Гаиләбез белән китапханәгә” дип исемләнгән гаилә белән китап уку атналыгы игълан ителде. Әлеге атналык кысаларында Күәм авыл китапханәсендә ”Гаиләм – бәхет ачкычы” исеме астында очрашу кичәсе узды. Гаиләнең җылысын чагылдырган әлеге чарада, матур әдәбият белән беррәттән аның асыл кыйммәтләрен ныгытырга өндәгән күп кенә сорауларга  җаваплар эзләп,  гаиләләр белән күңелле уеннар уйнап, рәсемнәр ясап, матур китаплар укып үткәрдек кичәбезне. Катнашучы гаиләләрнең һәркайсы гаиләнең әһәмияте турында үз фикерен белдерде, гаиләсендәге гореф-гадәтләр турында сөйләде. Чара барышында  “Гаилә — бәхет ачкычы” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.