Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

И, Казан арты

23 май көнне районыбыз китапханәчеләре «И, Казан арты!» дип исемләнгән Казан арты буенча театраль турда булдылар.Ул үз эченә Казан арты төбәгенең милли, рухи, мәдәни мирасы, шәхесләре белән танышуны ала. Әлеге маршрут тарихи мәгълүматны театральләштерелгән тамаша аша кабул итүгә нигезләнгән, шуның белән туристларга, үз тарихы, үз асылы белән тирәннән кызыксынган милләттәшләребезгә дә кызыклы. Тамашачы Иске Казаннан Казан арты капкасын ачып кереп, Түбән Бәрәскәдә көн ахырында бу төбәкнең мәгърифәтчеләре, һөнәрчеләре, тарихы, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре, җыеннары белән танышуны төгәлләде.

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрына әлеге эчтәлекле тур өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!